Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 октябрь 2022, 08:34

Уфа – Яңавыл юлында атны бәрдергәннәр

Нәтиҗәдә, ике кешене ашыгыч ярдәм машинасында Бөре дәваханәсенә озатканнар.

Уфа – Яңавыл юлында атны бәрдергәннәр
Уфа – Яңавыл юлында атны бәрдергәннәр

Бу хәл, 29 сентябрь көнне, Мишкә районында теркәлгән.

Уфа - Яңавыл трассасының Сосновка авылына борылышта, “Кио Рио” руле артында утырган водитель каршына, кинәт ат чабып чыккан. Машина атны бәрдерә  һәм юл читенә чыгып оча. Нәтиҗәдә, ике кешене ашыгыч ярдәм машинасында Бөре дәваханәсенә озатканнар.

Бәрдерелгән ат турында мәгълүмат чыганакта юк.

ЮХХДИ хезмәткәткәрләре тикшерү эшләре алып бара.

 

Чыганак һәм фото: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: