Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
2 октябрь 2022, 17:13

Рейд нәтиҗәләре

Закон таләпләре катгыйлануга карамастан, исерек килеш руль артына утыручылар саны кимеми. 

Рейд нәтиҗәләре
Рейд нәтиҗәләре

Җомга көнне Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырылды. 

Профилактик рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 26 очрагын ачыклады. Җиде очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнде.

ЮХХДИ хезмәткәрләре бер водительнең руль артында исерек хәлдә булуын ачыклаган.

Юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, юлларда игътибарлы hәм сак булыгыз!

Айгөл Арсланова,

хәвефсезлек пропагандасы буенча инспектор.

Автор:
Читайте нас: