Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 сентябрь 2022, 19:25

Штраф түләүне онытмыйк

2022нче елның башыннан алып, 9 ай эчендә, Балтач районында судка Административ хокук бозулар кодексының 20.25 мәддәсенең 1нче өлеше буенча 64 эш җибәрелгән.

Штраф түләүне онытмыйк
Штраф түләүне онытмыйк

Балтач районы ЮХХДИ хезмәткәрләре административ хокук бозу турындагы карар законлы көченә кергәннән алып, штрафларны түләү срогы 60 көн тәшкил итә, дип искәртәләр.

Административ хокук бозу турында эш белән килешмәәгез, шикаять бирүнең 10 көнлек срогы бар. Шулай ук штрафның яртысын гына дәүләт хезмәтләре аша штраф турында карар чыгарылганнан соң 20 көн эчендә түләргә мөмкин. Ләкин, мондый ташлама кабат эшләнгән хокук бозулар өчен каралмаган. Мәсәлән, светофорның рөхсәт ителмәгән сигналына чыгу, теркәлмәгән машина белән идарә итү.

Моннан тыш, исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләргә яки идарә итү хокукын исерек булган кешегә бирүчеләргә, медицина тикшерүен узудан баш тарткан кешеләргә һәм зыян күрүченең сәламәтлегенә җиңел һәм уртача авырлык китереп, юл-транспорт һәлакәтләре кылган машина йөртүчеләргә ташлама бирелмәячәк.

Административ штрафны вакытында түләмәгән очракта, хокук бозучыны РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 мәддәсенең 1нче өлешендә каралган җәза көтә. Ул түләнмәгән штраф суммасыннан икеләтә күләмдә штраф салуга яисә 15 тәүлеккә кадәр административ арестка, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итә.

2022нче елның башыннан алып, 9 ай эчендә, Балтач районында судка Административ хокук бозулар кодексының 20.25 мәддәсенең 1нче өлеше буенча 64 эш җибәрелгән. Нәтиҗәдә, 39 кешегә түләнмәгән штраф күләменнән икеләтә күләмдә штрафка тарттырылган, 9 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ арестка һәм 15 кеше 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән.

Айгөл АРСЛАНОВА,

ЮХХДИ бүлекчәсенең хәвефсезлек

пропагандасы буенча инспекторы.

Автор:
Читайте нас: