Балалар төрле юл ситуацияләрен игътибар белән карадылар. Бу бик мөһим! Бу турыда балаларыгыз белән көн саен сөйләшегез! Хәвефсезлек кагыйдәләрен белү, кабатлау, өйрәтү кирәк.
Иске Балтачның 2 нче урта мәктәбендә юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлегенә багышланган чара бик фәһемле үтте. Балалар хәтерендә ул озак сакланыр,дип ышанасы килә.