Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 сентябрь 2022, 19:44

Бер авария – дүрт мәет

35 яшьлек водитель һәм 37, 38, 44 яшьлек пассажирлар алынган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булалар.

17 сентябрь көнне Салават районында коточкыч авария теркәлгән.

Билгеле мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте Кропачево - Мәсәгуть – Ачыт автомобиль юлының 49нчы километрында булган. Водитель "ВАЗ-2112" машинасы белән идарә итүне югалта һәм электр баганасына барып менә.

Нәтиҗәдә, 35 яшьлек  водитель һәм 37, 38, 44 яшьлек пассажирлар алынган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булалар.

Өч пассажир да бер авылдан – Мәчетледән. Һәрберсе күпбалалы әниләр булганнар.

Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: