Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 сентябрь 2022, 08:59

“Болар барысы да—юлларда иминлек булдыру өчен...”

Соңгы вакытларда юл-транспорт hәлакәтләре саны арта. Моны исбатлап гәзит битләрендә, төрле интернет челтәрләрендәге язмалар тора. Шундый hәлакәтләргә нинди хаталар китерә hәм аларны булдырмас өчен районда эшләр алып барыламы? Шул хакта Балтач районы юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Денис ГАТТАРОВ белән әңгәмә кордык.

“Болар барысы да—юлларда иминлек булдыру өчен...”
“Болар барысы да—юлларда иминлек булдыру өчен...”

Соңгы вакытларда юл-транспорт hәлакәтләре саны арта. Моны исбатлап гәзит битләрендә, төрле интернет челтәрләрендәге язмалар тора. Шундый hәлакәтләргә нинди хаталар китерә hәм аларны булдырмас өчен районда эшләр алып барыламы? Шул хакта Балтач районы юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Денис ГАТТАРОВ белән әңгәмә кордык.

Денис Рәфхәт улы, күптән түгел районда “Игътибар-балалар!”  профилактик чарасы үтте. Шул хакта сөйләп үтегез әле.

—Әйе, районда бу чара 15нче августтан 9нчы сентябрьгә кадәр булды. “Игътибар-балалар!” акциясе балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен булдырмау максатыннан оештырылды. ЮХХДИ хезмәткәрләре бу чорда балаларны транспорт чаралары салонында йөртүгә, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга аерым игътибар бирделәр.

“Игътибар-балалар!” акциясе кысаларында районыбызның ЮХХДИ хезмәткәрләре төрле профилактик чаралар үткәрде. Болар – балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча төрле аңлату эшләре, мәгариф учреждениеләрендә инспекция хезмәткәрләре катнашында юлларда балаларның үзләрен тотышы мәсьәләләре буенча ата-аналар җыелышлары үткәрелде, балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча төрле конкурслар hәм викториналар рәвешендә уздырылды.

Шундый акцияләр вакытында гына түгел, hәрчак балалар иминлегенә бердәм булып җитди карыйк, юл тирәләрендә караучысыз калдырмыйк аларны. Ә транспорт чаралары йөртүчеләренә кечкенә җәяүлеләрне юлларда күреп, хәрәкәт тизлеген алдан киметергә кирәк, чөнки еш кына балалар нәрсә эшләгәнен алдан фаразлап булмый бит. Аеруча җәмәгать транспорты тукталышлары,  җәяүлеләр кичүе, балалар мәйданчыклары янында тизлекне киметергә онытмыйк.

—Балалар hәм юл темасын күтәргәндә „Өй – мәктәп – өй” маршруты турында да кыска гына әйтеп үтсәгез иде...

—„Өй – мәктәп – өй” – укучы хәрәкәтенең хәвефсез маршруты дисәк тә була. Ул баланың өйдән мәктәпкә hәм кире кайтырга тәкъдим ителгән хәрәкәт схемасы. Әлеге маршрут укучыларның әти-әниләре яисә укытучылары ярдәмендә эшләнә. Балалар әти-әниләре белән бергә өйдән мәктәпкә кадәр юл үтәләр hәм иң хәвефсез вариантны сайлыйлар.

Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән очракта, йөртү таныклыгын тапшыруның тәртибе турындагы мәгълүмат күпләргә кирәкле булыр...

—“Махсус хокуктан мәхрүм итү вакытын исәпләү” Русия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексының 32.7нче мәддәсе нигезендә, махсус хокуктан мәхрүм итү срогы тиешле хокуктан мәхрүм итү рәвешендә административ җәза билгеләү турындагы карар законлы көченә кергән көннән башлана.

Закон үз көченә кергәннән соң, машина йөртүче таныклыгын өч эш көне эчендә ЮХХДИ бүлегенә тапшырырга тиеш була. Ә югалтса – шул ук көнне ЮХХДИгә хәбәр итүе мәҗбүри.

Транспорт белән идарә итүдән мәхрүм ителгән водитель янә машина йөртсә, 30 мең сум штраф, яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну,  яки 100 сәгатьтән алып 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә әзер булырга тиеш.

—ЮХХДИ хезмәткәрләренә ришвәт бирү нинди җаваплылыкка китерә?

—Дәүләт автоинспекциясенең юл-патруль хезмәте машиналары эчендә дә, тышкы ягында да видеокүзәтү системасы белән җиhазландырылган. Мондый төшерү судка раслаучы дәлил сыйфатында тәкъдим ителергә мөмкин. Моннан тыш, юл-патруль  инспекторларының күчмә видеокамералары бар, ул форма киеменә беркетелә. Күчмә камералар hәм автомобиль регистраторлары, кагыйдә буларак, юл-патруль хезмәте хезмәткәренә транспорт чарасы туктатылганнан алып, акча тапшырганчы, ришвәт бирү турында мәгълүматны теркәп баралар. Шулай ук, ЮХХДИнең административ биналарында да мондый язмалар алып барыла. Әгәр гражданин юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен беркетмә төзүдән баш тартса, ЮХХДИ хезмәткәре шунда ук урынга тикшерү-оператив төркем чакыртачак. Ул автоинспекторларның күрсәтмәләрен hәм бармак эзләрен теркәп кенә калмый, видеоязманы алып, аны эш материалларына теркәячәк.

Нәтиҗәләп әйткәндә, вазифалы кешегә ришвәт биргән өчен җинаять законнарында 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә максималь җәза каралган (РФ Җинаять Кодексының 291нче мәддәсе).

Әле күптән түгел районда пассажир автобусларын тикшерү буенча чаралар үтте. Шул хакта да әйтеп үтсәгез иде.

—Әйе, район Дәүләт автоинспекциясе пассажир автобусларын тикшерү буенча профилактик чара уздырды. Бу чараның төп максаты – пассажир автобусларныда hәлакәтләрне киметү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмау иде.

ЮХХДИ хезмәткәрләре транспорт чараларын эксплуатацияләүгә кертүнең төп нигезмәләрен үтәүгә, шулай ук автобусларның техник торышын контрольгә алуга hәм автобус йөртүчеләрнең хезмәт hәм ял режимына карата катгый таләпләрнең үтәлешенә аерым игътибар бирде.

Транспорт чарасын җитештерүче предприятиедә каралган саннан артык пассажирлар йөртү, „Д” категориясендәге транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган машина йөртүчеләр автобуслары белән идарә итү кебек таләпләр дә игътибарсыз калмады.

Автобуслар турында сүз барганда, пассажирларга автобус салонында үзләрен тоту кагыйдәләрен дә искә төшереп үтик.

—Җәмәгать траспорты пассажирларының хәвефсезлеге водительләргә генә түгел, ә пассажирларның үзләренә дә бәйле. Шуны онытмаска кирәк.  Автобуста ишеккә терәлеп барырга бер дә ярамый. Чөнки ишекләр ачылып китәргә мөмкин. Басып баручылар махсус тотынгычларга тотынып барырга тиеш, автобус кинәт туктарга мөмкин. Нәтиҗәдә, егылып китү хәвефе яисә тән җәрәхәте алуы да мөмкин.

Юлларда җиңел таксилар катнашлыгында юл-транспорт hәлакәтләре саны да арта. Пассажирлар йөртү өчен рөхсәт алу кирәк бит. Бу эш ничек башкарыла?

—Русия Федерациясенең территориясендә җиңел таксиларда пассажирлар йөртү hәм йөк ташу эшчәнлеге юридик зат яисә эшкуар тарафыннан рөхсәт лицензия нигезендә генә башкарылырга тиеш.

Җиңел такси пассажирларын hәм йөкләрен йөртү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга рөхсәт дәүләт hәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталын кулланып электрон документ яки кәгазь формада бирелгән юридик затның яисә эшкуарның гаризасы нигезендә кимендә биш елга бирелә.

—Хәзер юлларда тонировкаланган машиналар еш очрый.  Тонировка эшләү законлымы?

—Андый машиналар да күп.  Аеруча яшьләр үзләренең машиналарын тонировкалау белән артык мавыгалар шул.

Тонировкаланган машина водителе туктатылган очракта, урында ук алгы hщм ике алгы ике як тәрәзәләрдәге тонировканы салдырырга тиеш. Шуңардан соң гына юлын дәвам итәргә рөхсәт бирелә.

Әгәр дә водитель баш тартса, инспектор таләп кәгазе яза. Әлеге таләп буенча водитель тонировкасын куелган вакыт эчендә салдырырга тиеш. Бу очракта да салдырмаса—500 сумнан алып, 1000 сумга кадәр иштраф, яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну каралган.

—2022 елның 25нче июленнән Административ хокук бозулар турында Русия Федерациясе Кодексына, шулай ук,  Җинаять  hәм Җинаять-процессуаль Кодексына үзгәрешләр кертелде. Нинди үзгәрешләр ул?

—Әйе, Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар Кодексының 12.7 мәддәсе 4нче өлеш белән тулыландырылды. Монда  траспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән очракта кабат идарә иткән өчен 50 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр административ штраф яки 150дән алып 200 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр карала.

Русия Федерациясенең Җинаять Кодексы транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән hәм Административ хокук бозулар буенча Русия Федерациясе Кодексының 12.7 мәддәсендәге 4нче өлеше буенча административ җәзага тартылган затның транспорт чарасы белән йдарә итү өчен җаваплылыгын билгели торган 264.3 мәддәсе белән тулыландырылды.

Шулай ук Русия Федерациясенең Җинаять Кодексының 264.1, 264,2, 264.3 мәддәләрендә каралган җинаять кылганда җинаять-хокукый характердагы өстәмә чараларның берсе—исерек килеш траспорт чарасы белән кабаттан идарә иткән яисә тикшерүдән баш тарткан, идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән очракта кабаттан йөртү өчен җәзага тартылганы өчен траспорт чарасын конфискацияләү каралган.

Ћәр җомга саен районда инспекторлар профилактик рейдка чыгалар. Бу рейдлар нинди максат белән оештырыла?

—Атна саен ЮХХДИ инспекторлары тарафыннан район территориясендә көчәйтелгән режимда рейдлар була.  Бу рейд барышында исерек килеш руль артына утырып чыгучылар гына түгел, хәвефсезлек каешлары каптырылуы, страховка полисының  hәм башка документларының барлыгы-юклыгы, балалар салонда булган очракта алар өчен махсус җайланмалар булуы, тонировкаланган машиналар hәм башка төрле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар тикшерелә.

Юлларда инспекторлар документлар гына тикшермиләр, алар аңлату эшләре дә алып барырга тырышалар. Болар барсы да—юлларда иминлек булдыру өчен бит. Аларның тырышлыкларын водительләр аңлыйлардыр дигән өметтә калабыз.

Автор:
Читайте нас: