Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
15 сентябрь 2022, 14:26

Янгын фаҗигале тәмамланган

Янгын турында коткаручыларга шылтыратучылар булмаган.

Кичә, 14 сентябрь көнне, Туймазы шәһәре янындагы “Көньяк” бакча ширкәтендә бер өй яна. Бу хакта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәлеге хәбәр итә.

Коткаручылар фаҗигале вакыйга урынына килүгә  3х4 метр зурлыктагы өй янып беткән була.  Янгын урынында, тикшерүләр барышында, 1986нчы елгы ир-атның үле гәүдәсе табыла.

Әлеге янгын турында коткаручыларга алдан шылтыратучылар булмаган.

Янгын чыгу сәбәпләрен тикшерү-оператив төркем һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклый.  

 

Чыганак: Newsbash

Автор:
Читайте нас: