Бүген төнлә, сәгать икеләрдә, BMW X3 машинасында 26 яшьлек егет С. Агиш урамы буйлап барган була. Салават Юлаев проспекты аша күпердә каршыга килгән Toyota Corolla һәм Hyundai Solaris автомобильләре белән бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, BMW X3 машинасы күпердән төшеп китә. Авариядә BMW X3 водителе һәм Hyundai Solaris автомобиленең 20 яшьлек пассажиры шунда ук үлә. Үлгән пассажир Тәтешле районыннан булып чыга.
Hyundai Solaris водителе төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатыла.
Юл фаҗигасе буенча тикшерү эшләре бара.
Чыганак һәм видео: Башинформ.