Балтач райвестанциясе ветеринария белгечләре 2022 елның18 сентябрендә Иске Балтач авылында котыру авыруына каршы терлекләрне профилактик прививкалауны үткәрәчәк. Шуңа бәйле рәвештә бу көнне терлекләр көтүенә чыгарылмый. Йортлар буенча йөрү 8.30 сәгатьтә башлана.
"Вакцинация ясау өчен хайваннарыгызны йортта калдыруыгызны сорыйбыз. Онытмагыз, котыру – хайваннарның һәм кешенең аеруча куркыныч йогышлы авыруы! Барлык сораулар буенча телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 2 – 22 – 42; 2 – 23 – 77",—дигән мөрәҗәгать белән чыккан ветеринария хезмәткәрләре социаль челтәрдәге битләрендә.