Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
12 сентябрь 2022, 22:02

Исерек килеш руль артына утырып...

Нәтиҗәдә, биш һәм өч яшьлек балалары төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылалар.

Исерек килеш руль артына утырып...
Исерек килеш руль артына утырып...

Кичә, 11 сентябрь көнне, Баймакта коточкыч авария теркәлгән.

Салават Юлаев урамы буйлап барганда, 39 яшьлек  водитель “Peugeot 207” машинасы белән идарә итүне югалта һәм юл читенә чыгып оча. Бу вакытта машина салонында биш һәм өч яшьлек балалары да була. Нәтиҗәдә, балалар төрле җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатылалар.

Билгеле булуынча, водитель Сибай шәһәре кешесе була һәм ул авария вакытында исерек булып чыга.

Балаларның берсе автомобильдә махсус җайланмасыз булган. Юл-транспорт вакыйгасы буенча тикшерү эшләре бара.

 

Чыганак һәм фото: Башинформ.

Автор:
Читайте нас: