Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
11 сентябрь 2022, 19:53

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң алар таң атканны көтеп торырга булалар

Ә иртәнгә пассажирларның берсе үлгән...

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң алар таң атканны көтеп торырга булалар
Юл-транспорт һәлакәтеннән соң алар таң атканны көтеп торырга булалар

Бүген төнлә Учалы районының Учалы - Межозерный автоюлының 7нче чакрымында фаҗигале авария теркәлгән.

Билгеле мәгълүматлар буенча, „ ВАЗ-2114” машинасында барган 34 яшьлек ир-ат машина белән идарә итә алмыйча, юл кырыена чыгып оча. Аның машина йөртү хокукы да булмавы ачыклана.

Водительдән башка машина салонында өч пассажир да була.

Пассажирлар сүзе буенча, юл-транспорт һәлакәтеннән соң алар таң атканны көтеп торырга булалар һәм исерткеч эчемлекләр эчүне дәвам итәләр.  Ә иртәнгә пассажирларның берсе үлгән була. Водитель үлгән ирне җирле полиция бүлегенә илткән. Әлеге вакыйга буенча тикшерү эшләре бара.

 

Чыганак һәм фото: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: