Фаҗигале вакыйга Краснокама районындагы Агыйдел елгасында теркәлә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, өч ир-ат көймәдә балык тоту вакытында әйләнеп капланган. Аларның берсе батып үлә, икесе мөстәкыйль рәвештә ярга йөзеп чыкканнар.
"Һәлак булган булган балыкчының гәүдәсен мөстәкыйль рәвештә алып чыгалар һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшыралар. Әлеге вакытта оператив-тикшерү чаралары үткәрелә ", - дип хәбәр ителә ведомствода.
Чыганак: Башинформ.