Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
8 сентябрь 2022, 14:03

Уфада фаҗигале янгын

Янгын сүндерү барышында 83 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган.

Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кичә, 7 сентябрьдә, Уфада Степан Злобин урамында урнашкан фатирда  янгын чыгуы  турында хәбәр итә. Вакыйга урынына коткаручылар отряды җибәрелә.

Янгын тугыз катлы йортның 3 катында барлыкка килүе ачыкланган. Өч бүлмәле фатирда, янгын сүндерү барышында, 83 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табылган.

Коткаручылар 9 кешене коткарган, алар арасында биш бала булган. Моннан тыш, өйдән 40 кешене эвакуацияләгәннәр.

Әлеге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклыйлар.

 

Чыганак 

Автор:
Читайте нас: