Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
7 сентябрь 2022, 20:37

Йөк машинасының тормозлары эштән чыга

Нәтиҗәдә, маллар машина белән бәрелешеп, берничә метрга чыгып очалар.

Кичә, 6нчы сентябрьдә, Ишембай районының Югары Эткол авылында коточкыч хәл булган.

Авылның 1 май  урамыннан барган авыр йөк төялгән  “SHACMAN” самосвалының тормозлары эштән чыга. Шул вакытта аның юлына ике сыер килеп чыга. Водитель алар белән бәрелешүдән кача алмый. Нәтиҗәдә, маллар машина белән бәрелешеп, берничә метрга чыгып очалар. Бер сыер шунда ук үлә.

Аллаһыга шөкер, машина юлында кешеләр булмаган.

Машинаның тормозлары тотмаганлыгын аңлаган водитель самосвал белән кешеләрсез урынга барып ауган.  Водитель ир, бәхеткә, исән кала.

Бу коточкыч хәл буенча тикшерү эшләре бара.  

 

Чыганак 

Автор:
Читайте нас: