Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
6 сентябрь 2022, 10:53

Елгадан чыгарылган автомобиль салонында ир-ат мәете табылган

Бу фаҗигале вакыйга кичә, 5сентябрь көнне, теркәлгән.  

Елгадан чыгарылган автомобиль салонында ир-ат мәете табылган
Елгадан чыгарылган автомобиль салонында ир-ат мәете табылган

5 сентябрь көнне, көндезге вакытта, дежур частька Ашкадар елгасында автомобиль табылуы турында хәбәр иткәннәр. Бу хакта "Башинформ" сайты хәбәр итә. 

Полиция хезмәткәрләре билгеләвенчә, Ишмөхәмәт – Нордовка – Михайловка автоюлының 4чакрымында 44 яшьлек Салават шәһәре кешесе “ВАЗ-2111” машинасы  белән идарә итүне югалта һәм елгага төшеп китә.

"Ир-атның үлеменең чын сәбәбе нәрсәдә булуын белү өчен  суд-медицина экспертизасы булачак.  Аның машина йөртү таныклыгы булмаган.Әлеге вакыйга буенча тикшерү эшләре бара”, - диелә дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә.

Автор:
Читайте нас: