Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 сентябрь 2022, 15:17

Рейдлар дәвам итә

Инспекторлар— Илдус Айметов, Рөстәм Шәрипов һәм Илдус Әхкәмовлар белән без дә рейдка чыктык.

Рейдлар дәвам итә
Рейдлар дәвам итә

2 сентябрь көнне ЮХХДИ инспекторлары район территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейдка чыктылар.

Инспекторлар— Илдус Айметов, Рөстәм Шәрипов һәм Илдус Әхкәмовлар белән без дә рейдка чыктык.

Рейд барышында исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклаудан башка каптырылмаган  хәвефсезлек каешы, страховка полисының барлыгы-юклыгы, транспорт чарасын тиешсез урынга туктату hәм куюлар, тәрәзәләре тонировкаланган машиналар,  балаларны автотранспортта йөрткәндә, алар өчен махсус җайланмалар булуы да тикшерелде.

Юллардан узучы машиналарга карап торганда күзгә тәрәзәләре тонировкаланганнары бик еш ташлана. Шулай да бит... Яшьләр үзләренең машиналарын тонировкалау белән артык  мавыгалар шул.

Полиция капитаны Илдус Айметов билгеләп үтүенчә, автомобиль тәрәзәләрен тонировкалау кичке яисә төнге вакытларда аеруча куркыныч. Водительнең юлны тулысынча контрольдә тоту мөмкинлеге кими. Ә бу инде аянычлы ңәтиҗәгә китерергә мөмкин.

Әлеге вакытта алгы ике як тәрәзәләре тонировкаланган очракта—500 сум штраф. Водитель тонировкасын урында ук салдырырга тиеш була.

Профилактик рейд нәтиҗәсендә, ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23 очрагын ачыклады. Ике очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак рәсмиләштерелде.

Кичке рейдта руль артында исерекләр очрамады. Гел шулай булсын да. Юлда йөрү кагыйдәләрен үтәгәндә hәркем, исән-имин булыр.

Автор:
Читайте нас: