Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
4 сентябрь 2022, 18:36

Ашыгабыз шул...

Билгеле булуынча, машина бер атна элек кенә сатып алынган булган.

Фаҗигале вакыйга Бишбүләк районының Кунаккул һәм Касимовка авыллары арасында теркәлгән.

Билгеле мәгълүматлар буенча, бүген, төнге сәгать өченчедә,  „ CHEVROLET Klan” машинасында барган 22 яшьлек егет  машина белән идарә итә алмыйча, юл кырыена чыгып очкан, ары таба машина түбәсенә капланган.

Нәтиҗәдә, хәвефсезлек каешларын каптырмаган водитель һәм өч пассажир егетләр төрле тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылалар. Дәваханәдә егетләрнең берсе үлгән.

Билгеле булуынча, машина бер атна элек кенә сатып алынган булган.

Әлеге вакытта тикшерү эшләре бара.

 

Автор:
Читайте нас: