Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
2 сентябрь 2022, 21:19

Кичәге авариядә һәлак булган мотоциклчы егет – Тәтешле егете булып чыга

Аны күпләр рэпер XALID дип беләләр.

1нче сентябрь көнне Уфада коточкыч авариядә 25 яшьлек  мотоциклчы һәлак булды. Ул музыкант Хәлит Хәйбуллин булып чыга.

Соңгы альбомын ул 19нчы августта – үлердән өч атна элек яздырган. Соңгы  “Шлек на балаклаве” җырында түбәндәге сүзләр булган:

"Для нас не проблема разогнаться до двухсот. Главное самим не стать одними из «двухсот» («Груз 200»)".

Хәлит Хәйбуллин Тәтешле районында туып үскән. Музыкантны яшьләр яратып тыңлаганнар. Егетнең талантын ике ел элек Тәтешле районы Хакимиятендә дә билгеләгән булганнар.

 

Автор:
Читайте нас: