Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
2 сентябрь 2022, 12:55

Башкортстанда бер тәүлек эчендә ике мотоциклчының гомере өзелгән

Юл фаҗигаләре буенча тикшерү эшләре бара.

Беренче фаҗигале хәл, кичә сәгать 10 тирәсендә Нефтекама шәһәренең Яңавыл урамында теркәлгән. “Лада Веста”ның 70 яшьлек водителе борылышта каршыга килгән “Хонда” мотоциклы белән бәрелешкән. Ары таба, водитель "Hyundai Creta" автомобиле белән дә бәрелешә. Нәтиҗәдә, 34 яшьлек  мотоциклчы шунда ук үлә.  “Лада Веста”ның 68  яшьлек пассажиры төрлә тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатыла.

Икенче хәл Уфаның Октябрь проспектында була. “Тимер юл дәваханәсе” тукталышы янында "Ford Focus" машинасы водителе каршыга килгән мотоцикл белән бәрелешә. 25 яшьлек мотоциклчы алган җәрәхәтләрдән вафат булган. "Ford Focus" водителенә  медицина ярдәме күрсәтелгән.

Юл фаҗигаләре буенча тикшерү эшләре бара.

 

Автор:
Читайте нас: