Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
2 сентябрь 2022, 20:35

Балтачта ЮХХДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты

Бүген ЮХХДИ инспекторлары  район территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейдка чыктылар.

Рейд барышында исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклаудан башка страховка полисының юклыгы, эләктерелмәгән хәвеф­сезлек каешы hәм транспорт чарасын тиешсез урынга туктату hәм куюлар, балаларны автотранспортта йөрткәндә, алар өчен махсус утыргычлар булуы да тикшерелә.

Без дә бүген полиция капитаны  Илдус Айметов экипажы белән  рейдка чыктык.

Исегезгә төшереп үтәбез, хәзер исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәза гына түгел, җинаять эше кузгату да каралган. Исерек хәлдә руль артына утырган өчен автомобильчеләргә 1,5 елдан 2 елга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный, өстәвенә 30 мең сум күләмендә административ штраф та салына. Ә исерек килеш кабат эләккән очракта, хокук бозучы җинаять җаваплылыгына тарттырыла.

Балтачта ЮХХДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты
Балтачта ЮХХДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты
Балтачта ЮХХДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты
Балтачта ЮХХДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты
Балтачта ЮХХДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты
Балтачта ЮХХДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты
Балтачта ЮХХДИ хезмәткәрләре рейдка чыкты
Автор:
Читайте нас: