Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
1 сентябрь 2022, 12:12

“Лада Гранта” автомобиле йөртүчесе юлдан чыгып елгага төшеп киткән

Водитель һәлак була, ә пассажир, бәхеткә, яр буенча чыгып, исән кала. 

Бу коточкыч вакыйга Мәләвез районының Айтуган авылы янында  булган.

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 70 яшьлек водитель  “Лада Гранта” машинасы  белән идарә итүне югалта һәм елгага төшеп китә. Кызганычка каршы, ул машина салоныннан чыга алмый кала.

Водитель белән пассажир-хатын да була. Ул яр буенча чыгып, исән кала.  Хатын сүзләре буенча, алар Агыйдел буенда спиртлы эчемлекләр кулланып, ял иткән булганнар.

Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре авариянең сәбәпләрен ачыклый.

 

Чыганак

Автор:
Читайте нас: