Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
30 август 2022, 11:08

Нефтекамада мотоцикл белән „Лада приора” автомобиле бәрелешкән

Нәтиҗәсе аянычлы.

Нефтекама шәһәрендә  мотоцикл белән идарә итүче 53 яшьлек ир-ат “Лада Приора” автомобиле белән бәрелешкән.  Бу хакта Башинформ сайты хәбәр итә.

Юл-транспорт һәлакәте кичә, 29 август көнне, Яңавыл урамында теркәлгән.

Мотоцикл йөртүче алган җәрәхәтләрдән дәваханәдә һәлак була. 

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: