28 август көнне Гафури районындагы автоюлның 44нче чакрымында фаҗигале авария теркәлгән.
Билгеле мәгълүматлар буенча, „Kia Rio” машинасында барган 49 яшьлек ир-ат машина белән идарә итә алмыйча, юл кырыена чыгып очкан, ары таба машина түбәсенә капланган. Нәтиҗәдә водитель фаҗига урынында һәлак була.
Бәхеткә, пассажир урынында барган 11 яшьлек улы исән кала.
Чыганак: Вся Башкирия.