Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
28 август 2022, 18:25

Бер авариядә дүрт машина бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, ике кеше үлгән.

Бу коточкыч авария Иглин районында теркәлгән. Бу хакта Башинформ сайты хәбәр итә.

Билгеле булуынча, Самара-Уфа-Чиләбе автоюлының 1542нче чакрымында “Вольво”, “Фольксваген Поло”, “Субару” һәм “Рено” машиналары бәрелешә.

Нәтиҗәдә, “Фольксваген Поло” машинасының водителе һәм пассажиры шунда ук үлә.

Авария урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре эшли.

Автор:
Читайте нас: