Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
22 август 2022, 12:07

Тәтешле районында коточкыч авария

Иске Казанчы – Урманкүл – Яңа Тәтешле автоюлының 10нчы чакрымында фаҗигале авария теркәлгән.

21 август көнне Тәтешле районының Иске Казанчы – Урманкүл – Яңа Тәтешле автоюлының 10нчы чакрымында фаҗигале авария теркәлгән.

Билгеле мәгълүматлар буенча, Иске Кызыл Яр авылыннан Түбән Балтач авылына таба „Лада Гранта” машинасында барган 56 яшьлек ир-ат  машина белән идарә итә алмыйча, юл кырыена чыгып очкан, ары таба машина түбәсенә капланган. Нәтиҗәдә водитель фаҗига урынында һәлак була.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: