Профилактик акция барышында балалар белән юлда хәвефсезлек нигезләре һәм киемнәрдә яктылык кайтаручы элементларны куллану кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде. Шулай ук “Автодром”, “Җәмгыять транспортын туктату”, “Кискен борылыш” кебек мавыктыргыч уеннар булды.
Бу чараларның барысы да балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән.
Айгөл Арсланова,
хәвефсезлек пропагандасы буенча инспектор.