Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
17 август 2022, 10:23

Балтачта рейд үтте

 Соңгы вакытта, гәзитләрдән, интернет челтәрләреннән укып-күреп торабыз,  исерек килеш автомобильгә утырган водительләр саны да, алар белән бәйле юл-транспорт фаҗигалары да артып тора.

Балтачта рейд үтте
Балтачта рейд үтте

Соңгы вакытта, гәзитләрдән, интернет челтәрләреннән укып-күреп торабыз,  исерек килеш автомобильгә утырган водительләр саны да, алар белән бәйле юл-транспорт фаҗигалары да артып тора.

Шул сәбәпле атна саен җомга көнне Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырыла. ЮХХДИ хезмәткәрләре юлларда массакүләм тикшерүләр үткәрәләр. Инспекторлар өчен иң катлаулы эш якынча  кичке уннар тирәсендә башлана да инде – бу вакытта юлларда исерек килеш руль артына утыручылар күренә башлыйлар. Бу юлы без дә инспекторлар— Илдус Айметов, Камил Фәисханов, Илдус Әхкәмов hәм Айгөл Арслановалар белән кичке якта рейдка чыктык.

—Исерек килеш машина белән идарә итү авыр җинаять булып санала. Спиртлы эчемлекләр  кулланып рульгә утырганчы уйлансыннар  иде, юлларында уйламаган җирдән фаҗига килеп чыгарга hәм анда кеше гомерләре өзелергә мөмкин бит.Шундый кешеләр бит үзләре  hәм пассажирлар өчен генә түгел, ә барлык юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен дә җаваплылык тоталар,—ди ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айгөл Арсланова.

Исегезгә төшереп үтәбез, хәзер исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәза гына түгел, җинаять эше кузгату да каралган. Исерек хәлдә руль артына утырган өчен автомобильчеләргә 1,5 елдан 2 елга кадәр машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный, өстәвенә 30 мең сум күләмендә административ штраф та салына. Ә исерек килеш кабат эләккән очракта, хокук бозучы җинаять җаваплылыгына тарттырыла.

ЮХХДИ инспекторлары бер генә түгел, кабаттан исерек килеш руль артына утырып кагыйдә бозучылар барлыгын да белдерделәр. Мондый хәлләр бик кызганыч инде. Бер кат җаваплылыкка тартылгач та, акылга утырмаган машина йөртүчеләр очрап тора икән. Ә бит үз язмышың турында уйламасаң, башкаларның гомерен өзү куркынычы булырга тиештер бит.

Әлеге профилактик рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23тән артык очрагын ачыклады. Өч очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнде.

Рейд барышында исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклаудан башка страховка полисының юклыгы, эләктерелмәгән хәвеф­сезлек каешы hәм транспорт чарасын тиешсез урынга туктату hәм куюлар да тикшерелде.

Практика күрсәтүенчә, мондый профилактик чараларны тормышка ашыру юл хәрәкәтенә уңай тәэсир итә hәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны юл агымыннан чыгарырга ярдәм итә.

—Юлларда кагыйдә бозучылар белән тәүлек буена көрәшәбез. Монда без документ тикшерү белән генә чикләнмибез,водительләр  арасында аңлату эшләре дә алып барабыз. Юлларда иминлек булдыру өчен тырышуыбызны машина йөртүчеләр аңлыйлар дигән өметтә калабыз,—ди полиция капитаны Илдус Айметов.

Юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләр дәвам итә. Хөрмәтле райондашлар, юлларда игътибарлы hәм сак булыгыз!

Автор:
Читайте нас: