Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
11 август 2022, 11:36

Суда батып үлүчеләр саны арта

12 яшьлек бала батып үлгән...

Кичә, 10 август көнне, Белорет районының Ломовка авылы янындагы Агыйделдә яшь бала батып үлгән. Бу хакта Башкортстанның  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.

Ведомствоның матбугат хезмәте белдерүенчә, баланың үле гәүдәсен судан шаһитлар  алып чыкканнар. Килгән табиблар реанимация чараларын үткәреп карыйлар, әмма коткара алмыйлар. Ул вакытта баланың шәхесе билдәле булмый.

Бүген иртән малайның кем икәнлеген ачыкланганнар. Ул 2010нчы елгы үсмер булып чыга. Малай җиһазландырылмаган урында су  коенган булган.

 

Чыганак: Башинформ

Автор:
Читайте нас: