Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
9 август 2022, 13:20

Борай районы кешесе фаҗигагә тап булган

Юлга килеп чыккан поши аркасында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән.

Борай районы кешесе фаҗигагә тап булган
Борай районы кешесе фаҗигагә тап булган

Юлга килеп чыккан поши аркасында юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше зыян күргән.

Юл-транспорт һәлакәте 8 августта иртәнге алтыда Бөре районындагы Уфа - Бөре – Яңавыл  автомобиль юлының 94 чакрымында теркәлгән.

"Лада Приора" руле артында Яңавыл ягыннан Уфага таба хәрәкәт иткән Борай районы кешесе юлга йөгереп чыккан пошины абайламый кала.

Һәлакәт нәтиҗәсендә, 18 яшьлек машина йөртүче һәм аның 53 һәм 79 яшьлек ике пассажиры төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. Поши шунда ук һәлак булган.

 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:
Читайте нас: