Бүген, 3 август көнне, Балтач районы территориясендә белем бирү оешмаларының яңа 2022-2023нче уку елына әзерлеген тикшерү буенча ведомствоара комиссия үз эшен башлады.
Бу комиссиягә Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре дә керә.
Районның ЮХХДИ бүлеге хезмәткәрләре урам-юл челтәре, юл хәрәкәте иминлеге паспортларын һәм укучыларның хәвефсез хәрәкәт итү маршрутларын яңарту, хәвефсезлек почмакларын комплектлау, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча мәйданчыклар һәм кабинетлар булу-булмауны тикшерәчәкләр.
Айгөл АРСЛАНОВА,
Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы
буенча бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсенең
пропаганда буенча инспекторы.