Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
1 август 2022, 13:28

Бала өстенә металл конструкция ауган

Бу хәл балалар лагеренда була.

Бу хәл Сибай шәһәре янындагы “Юлдаш” балалар лагеренда булган.

31 июль көнне иртәнге вакытта балалар мәйданчыгында спорт элементларын ясаган 15 яшьлек үсмер өстенә металл конструкция ауган. Үсмер авыр җәрәхәтләнгән һәм дәваханага озатылган.

Әлеге вакытта Сибай шәһәре прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 238нче мәддәсенең 1нче өлеше буенча җинаять эше кузгаткан.

 

Автор:
Читайте нас: