Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
29 июль 2022, 11:57

Иске Балтачта пассажир автобусларын тикшерделәр

Бүген, 29 июль көнне, Балтач районы Дәүләт автоинспекциясе пассажир автобусларын тикшерү буенча профилактик чара уздырды.

Иске Балтачта пассажир автобусларын тикшерделәр
Иске Балтачта пассажир автобусларын тикшерделәр

Бүген, 29 июль көнне, Балтач районы Дәүләт автоинспекциясе пассажир автобусларын тикшерү буенча профилактик чара уздырды. Бу чараның төп  максаты - пассажир автобусларында һәлакәтләрне киметү,  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны булдырмау.

ЮХХДИ хезмәткәрләре транспорт чараларын эксплуатацияләүгә кертүнең төп нигезләмәләрен үтәүгә, шулай ук автобусларның техник торышын контрольгә алуга һәм автобус йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимына карата катгый таләпләрнең үтәлешенә аерым игътибар бирде.

Транспорт чарасын җитештерүче предприятиедә каралган саннан артык пассажирлар йөртү, "Д" категориясендәге транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган машина йөртүчеләр автобуслары белән идарә итү кебек таләпләр дә игътибарсыз калмады.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысыннан да бер-берсенә карата ихтирамлы булуларын сорыйбыз. Пассажир автобусы  белән идарә итүчеләр үзләренең кулларында кеше гомерләре булуын исләреннән чыгармасыннар иде, – ди ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айгөл Арсланова.

Иске Балтачта пассажир автобусларын тикшерделәр
Иске Балтачта пассажир автобусларын тикшерделәр
Автор:
Читайте нас: