Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
27 июль 2022, 09:01

Мотоцикл гына бит димәгез...

Ике кеше һәлак булган.

Бу коточкыч хәл Мәчетле районында булган. “Yamaha” мотоциклында барган 22 яшьлек егет  каршыга  килгән  “Daewoo Nexia”  автомобиле белән бәрелешкән.

Мотоцикл белән идарә итүче үзе генә булмаган. Янында 20 яшьлек пассажиры да булган.  Кызганычка каршы,  “ашыгыч ярдәм”  килгәнче алар икесе дә һәлак булганнар. 

Мотоцикл дип кенә карамагыз, юл йөрү кагыйдәләрен һәрчак үтәп йөрегез, мотошлемсыз беркайчан мондый транспортка утырмагыз, тизлек режимын үтәгез, төрле маневрлар вакытында игътибарлы булыгыз.

 

Чыганак һәм фото: newsbash.ru

Автор:
Читайте нас: