Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
30 июнь 2022, 14:11

Балалар гомерен хәвеф астына куймыйк

Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы Айгөл АРСЛАНОВА искәртеп узуынча, юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, торак җирләрдә тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга киңәш ителә, ә торак пунктлардан читтә йөргән җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш.

Балалар гомерен хәвеф астына куймыйк
Балалар гомерен хәвеф астына куймыйк

Балтач районы дәүләт автоинспекциясе искәртеп узуынча, юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, торак җирләрдә тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга киңәш ителә, ә торак пунктлардан читтә йөргән җәяүлеләрнең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булырга тиеш.

Эңгер-меңгер яки тәүлекнең караңгы вакытында юлда җәяүлене күреп булмый диярлек. Киемдәге яктылыкны кире кайтаручы элементлар(фликерлар)  юлларда җәяүлеләрне күрергә ярдәм итә, машина йөртүченең игътибарын җәлеп итәчәк hәм җәяүлене вакытында күреп алырга мөмкинлек бирә.

Әмма кайбер очракларда фликерлар гына җитәрлек булмый. Бигрәк тә балаларга ике кулда, билдә (киемдә)  hәм рюкзакта яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга кирәк. Буе 140 сантиметрга кадәр булган баланың рюкзагына, җиңнәренең өске өлешенә hәм баш киеменә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетегез.

Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) — ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктыртылышындагы ачык ак төскә әверелә торган элементлар.

Яктылыкны кире кайтаручы элементлар балалар коляскаларына да беркетелергә тиеш.

Хөрмәтле җәяүлеләр, исегездә тотыгыз, хәвефсезлек сезнең үзегездән тора. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткән чакта киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланыгыз. Моннан тыш, юл хәрәкәтендә катнашучы балаларга аерым игътибар бирегез.

 

Айгөл АРСЛАНОВА,

Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы

буенча бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсенең

пропаганда буенча инспекторы.

Автор:
Читайте нас: