Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
18 июнь 2022, 18:36

Закон таләпләре катгыйлануга карамастан, исерек килеш руль артына утыручылар саны кимеми

Кичә, 17 июнь көнне, Балтач районы территориясендә  профилактик чаралар үткәрелде.

Закон таләпләре катгыйлануга карамастан, исерек килеш руль артына утыручылар саны кимеми
Закон таләпләре катгыйлануга карамастан, исерек килеш руль артына утыручылар саны кимеми

Балтач районы юлларында профилактик рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре исерек килеш автомашина белән идарә иткән водительне тоткарлаган.

Кичә, 17 июнь көнне, Балтач районы территориясендә  профилактик чаралар үткәрелде.

Рейдның төп максаты исерек килеш руль артына утырып юлга чыккан водительләрне ачыклауга юнәлтелгән иде.

Массакүләм тикшерүләр барышында ЮХХДИнең Балтач бүлекчәсе хезмәткәрләре район буенча 21 кагыйдә бозу очрагы ачыклады. Дүрт очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнгән.

ЮХХДИ хезмәткәрләре бер водительнең руль артында исерек хәлдә булуын ачыклаган.

Айгөл АРСЛАНОВА,

Русия Эчке эшләр министрлыгының

Балтач районы буенча бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсенең

пропаганда буенча инспекторы.

Автор:
Читайте нас: