Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
9 июнь 2022, 10:17

Балтачта “Игътибар – балалар” акциясе дәвам итә

Балтач районы ЮХХДИ инспекторлары, “Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында оештырылган “Страна Талантия”  көндезге лагерьдә әңгәмә үткәрде.

“Игътибар балалар” акциясе кысаларында  Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда инспекторы Айгөл Арсланова балалар  белән “Юлны дөрес үт" темасына профилактик әңгәмә үткәрде. 

Балаларга юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре һәм юл йөрү өлешендә авария хәлләреннән ничек сакланырга кирәклеге турында сөйләделәр, юл аркылы чыгу вакытында телефоннардан файдалану нинди куркыныч тудыруын, транспорт чарасының көтелмәгән җирдән килеп чыгу мөмкинлеген һәм светофор сигналларына игътибар итәргә кирәклеге турында аңлаттылар.

Автор:
Читайте нас: