Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
31 Май 2022, 12:15

Бала төп пассажир булырга тиеш

Автотранспорт салонында балалар зурларга караганда күбрәк зыян күрәләр. Ә машиналарның куркынычсызлык системалары hәлакәт очрагында балалар гомерен саклап кала алмый. Шуңа күрә, балаларны автотранспортта йөрткәндә, балалар өчен махсус җайланмалар куллану кирәк.

Бала төп пассажир булырга тиеш
Бала төп пассажир булырга тиеш

Балалар— юл хәрәкәтенең иң якланмаган категориясе. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты әле тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган була. Әгәр дә алар юл hәлакәтендә катнашучы булалар икән, монда, hичшиксез, зурлар гаепле.

Автотранспорт салонында балалар зурларга караганда күбрәк зыян күрәләр. Ә машиналарның куркынычсызлык системалары hәлакәт очрагында балалар гомерен саклап кала алмый. Шуңа күрә, балаларны автотранспортта йөрткәндә, балалар өчен махсус креслолар  куллану кирәк.

РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобиль hәм йөк автомобиле кабинасында йөртү, балаларның авырлыгы hәм үсешенә туры килә торган махсус системаларны (җайланмаларны) кулланып башкарылырга тиеш. 7 дән 11 яшькә кадәрге балаларны транспортта йөртүне махсус җайланма яки куркынычсызлык каешларын кулланып башкару каралган.

 Чөнки бәрелү яки кинәт туктау вакытында куркынычсызлык каешы ныгып бетмәгән балалар организмын җәрәхәтләргә мөмкин. Өстәвенә, куркынычсызлык каешы белән буе 150 сантиметрдан кечерәк булган баланы эләктерсәң, күкрәк hәм арканы саклаучы каеш сабыйның муен өлешендә булачак. Нәтиҗәдә авария вакытында hәм хәтта артык кискен тукталыш вакытында бала җитди җәрәхәтләр алырга мөмкин.

Баланы кулда йөртү катгый тыела. Бәрелеш очрагында хәтта кечкенә баланың авырлыгы да уннарча тапкыр арта. Мондый шартларда тотып тору бик проблемалы, шуңа күрә кечкенә пассажир гадәттән тыш куркынычка дучар. Әмма балаларны дөрес йөрткәндә дә йөртүче куркынычсызлык турында онытырга тиеш түгел.

Автокибетләр киштәләрендә теләсә нинди зәвыкка hәм акча янчыгына туры килә торган балалар креслолары күп. Аны ничек дөрес сайларга соң? Барлык автокреслолар баланың авырлыгына бәйле төстә берничә төркемгә бүленәләр. Иң кечкенәләр өчен нуленче төркем җайланмалары каралган, иң зурлар өчен­—өченче.

Айгөл АРСЛАНОВА,

Русия Эчке эшләр министрлыгының

Балтач районы буенча бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсенең

пропаганда буенча инспекторы.

Автор:
Читайте нас: