Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
16 Май 2022, 14:27

Балтачта “Игътибар – балалар!” профилактика акциясе башланды

16 майдан 10нчы июньгә кадәр районда “Игътибар – балалар!” профилактика чарасы үткәрелә.

Балтачта “Игътибар – балалар!” профилактика акциясе башланды
Балтачта “Игътибар – балалар!” профилактика акциясе башланды

16 майдан 10нчы июньгә кадәр районда “Игътибар – балалар!” профилактика чарасы үткәрелә.

Әлеге акция балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен булдырмау максатында оештырыла. Статистика мәгълүматларын анализлау күрсәткәнчә, балалар катнашындагы юл hәлакәтләренең өчтән бере диярлек язгы-җәйге айларда була.

“Игътибар – балалар!” акциясе кысаларында ЮХХДИ хезмәткәрләре төрле профилактика чаралары үткәрәчәк. Бу—балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү, балаларны йөрткәндә кагыйдә бозуларны кисәтү максатында йөртүчеләрне тикшерү, яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру, мәктәпләргә hәм савыктыру лагерьларына илтә торган юлларның, юл билгеләренең hәм светофорларның торышын тикшерү h.б.

Ата-аналар да үз балаларының иминлегенә бик җитди карасыннар иде. Хәвеф чыгарга мөмкин булган урыннарда, шул исәптән юл тирәләрендә аларны караучысыз калдырырга ярамый. Кагыйдәләр нигезендә, 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобильләрдә hәм йөк машинасы кабинасында баланың авырлыгына hәм буена туры килә торган махсус җайланмалар файдаланып кына йөртү зарур. Шул ук вакытта дәүләт автоинспекциясе 7 яшьтән узган балаларны да транспортта махсус җайланмаларда йөртергә киңәш итә.

Айгөл АРСЛАНОВА,

Русия Эчке эшләр

Министрлыгының Балтач районы

буенча бүлегенең ЮХХДИ

бүлекчәсенең пропаганда

буенча испекторы.

Автор:
Читайте нас: