Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
19 апрель 2022, 10:56

ЮХХДИ хезмәткәрләре искәртә

Балтач районы дәүләт автоинспекциясе мопедлар белән идарә итү хокукы 16 яшькә җиткән hәм аңа  таныклыгы булган затларга бирелә, дип хәбәр итә.

ЮХХДИ хезмәткәрләре искәртә
ЮХХДИ хезмәткәрләре искәртә

Балтач районы дәүләт автоинспекциясе мопедлар белән идарә итү хокукы 16 яшькә җиткән hәм аңа  таныклыгы булган затларга бирелә, дип хәбәр итә.

Транспорт чаралары, шул исәптән мопед белән идарә итү хокукы эчке эшләр органнары вазифаи затлары тарафыннан үткәрелә торган тиешле имтихан тапшырганда бирелә. Мопед белән идарә итүгә хокукны „М” категориясендәге машина йөртү таныклыгы яисә „Юл хәрәкәте иминлеге турында” Федераль законда каралган башка категориядәге машина йөртү таныклыгы раслый. Балигъ булмаган гражданнарга (16 яшькә җиткән) „М”  hәм „А1” категориясендәге таныклыклар бирелергә мөмкин.

Мопедта пассажирлар утыртып йөртү тыела. Алар юлның уң як читеннән бер рәт булып кына хәрәкәт итә ала, әгәр җәяүлеләргә комачаулык тудырылмаса, юл кырыеннан да йөрергә ярый (юл хәрәкәте кагыйдәләренең 24.7 пункты буенча). Караңгыда мопедларда алгы hәм арткы фара кабызылган яки арткы якта яктылык кайтаргыч урнаштырылган булырга тиеш.

Мопедта йөргәндә нәрсә эшләргә ярамый:

-мопед белән идарә иткәндә рульне тотмый барырга;

-җәяүлеләр кичү юлы буенча юлны кисәргә;

-каптырылган мотошлемсыз барырга  h.б.

Игътибар итегез! Мопед белән шлемсыз идарә итү бер мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә (административ хокук бозулар кодексының 12.6нчы  мәддәсе).

 Җитешсезлекләре булган мопед белән идарә итү 500 сум күләмендә административ штраф салуга китерә (Административ хокук бозулар кодексының  12.5 мәддәсенең 1нче өлеше).

16 яшькә җиткән затлар административ җаваплылыкка тартыла. Балигъ булмаганнарның штрафлары  ата-аналары тарафыннан түләнә.

Мопед белән идарә итүче бала тарафыннан гражданнарга яки аларның милкенә зыян китергәндә, ата-аналар балигъ булмаганнар белән беррәттән, гражданлык-хокук җаваплылыгы тотачаклар (зыянны каплыйлар).

Моннан тыш, машина йөртү таныклыгы булмаган балага мопед белән идарә итүгә юл куйган ата-аналар административ хокук бозулар Кодексының 5.35 мәддәсе буенча ата-ана вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.

Яшүсмерләрнең велосипед, скутер, мопедларда җилдерергә җылы вакыт җитте. Авылларда үзлекләреннән өйрәнеп, таныклыклары булмаган, иминлек кагыйдәләрен санга сукмый, мотоциклда шлемсыз йөрүчеләр бихисап. Алар исә иң куркыныч транспорт рәтенә керә. Күп вакыт машина юлына велосипед белән чыгучы кечкенәләр зыян күрә. Кайберләре хәтта йөри белер-белмәс зур урам, юлга чыгарга ашыга. Нәтиҗәсе—аяныч...

Балтач районы дәүләт автоинспекциясе мопед, скутер белән идарә итү хокукы булмаган килеш идарә ит итүчегә Административ хокук кодексы 12.7 мәддәсенең 1нче өлеше нигезендә, 5—15 мең сум административ штраф каралган дип искәртә. Бу очракта скутер яисә мопед махсус тукталышка куела.

Айгөл АРСЛАНОВА,

Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы

буенча бүлегенең ЮХХДИ бүлекчәсенең

пропаганда буенча инспекторы.

Автор:
Читайте нас: