Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
7 апрель 2022, 13:35

Мошенник балтачлыны алдаган, сак булыгыз

 Мошенниктан алданма. Гап-гади кагыйдәләр турында тагын бер кат искә төшерү артык булмас иде. Алар сезгә мошенникның хәйләкәр урлашуыннан  сакланырга ярдәм итәчәк. Җинаятьчеләргә начар ниятләрен тормышка ашырмаска ярдәм булыр иде.  Сезнең акчаларны саклап калу өчен ни белергә кирәк?

Xәзер караклар телефоннан, компьютер кулланып, ягъни информацион-мәгълүмат коммуникация технологияләре  кулланып дистанцион рәвештә кешене алдый. Русия Эчке эшләр министрлыгы шулай читтән торып башкарылган мошенник кылыкларын профилактика буенча актив эш алып бара. Әмма күрелгән чараларга карамастан, җинаятьләрнең әлеге төре киң тарала.  Аның  үзенчәлеген исәпкә алып, җинаятьләрнең күпчелек өлеше ачылмаган килеш кала бирә.

Әйтик, 2022 елның 5нче  февралендә ачыкланмаган зат аңлы рәвештә, иҗтимагый куркыныч булуын аңлап үзе законсыз  гамәл кылган. Ягъни, табыш алу ниятеннән, урлашу максатыннан чит милекне законсыз кулланып баерга исәпләп алдарга булган. Ул районыбыз  үзәге— Иске Балтач авылында  кибетләренең берсенә стационар телефон номерына шалтырата. Соңыннан шәхси  эшкуарның ышанычын яулап, кәрәзле телефон номеры буенча элемтәгә керә.

94 данә күләмендә йомычка плитәләре (ОСП)   сатачагына сылтап күрсәтелгән банка картасына  акча күчертә. Нәтиҗәдә әлегә кадәр урланган 49000 сум күләмендә акчасы да, товары да кире кайтарылмаган.

Әлеге факт буенча Русия Эчке эшләр министрлыгы Балтач районы буенча бүлегенең сорау алу төркеме хезмәткәрләре тарафыннан җинаять эше кузгатылган. (РФ Җинаять кодексының 159 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча). Гап-гади кагыйдәләр турында тагын бер кат искә төшерү артык булмас иде. Алар сезгә мошенникның хәйләкәр урлашуыннан  сакланырга ярдәм итәчәк. Җинаятьчеләргә начар ниятләрен тормышка ашырмаска ярдәм булыр иде.  Сезнең акчаларны саклап калу өчен ни белергә кирәк?

- Банклар хезмәткәрләре клиентларга шәхси мәгълүматларны, карталарның номерларын һәм башка мәгълүматны  сорап, үтенеч белән шалтыратмый.

- "Мошенниклар башкарган операцияләр»не  гамәлдән чыгару өчен СМС кодларын сорамыйлар.

- Саклап калу өчен акчаны махсус счётларга күчерергә тәкъдим итмиләр, яисә ерактан  компьютерларга керү һәм идарә итүне тәэмин итү өчен махсус программалар тәкъдим итмиләр.

-"СМС-рассылка"таратмыйлар, мәсәлән, "Сезнең карта" блокка куелган", "Түләү суммасы блокка куелганланган"(ягъни алып булмый) һ.б.

 -Беркайчан да мондый хәбәрләрдә күрсәтелгән телефон  номерларга шалтыратмагыз!

- Таныш булмаган кешеләргә беркайчан да банк  картасы номерын һәм СУС-кодны (карта артындагы саннар)  хәбәр итмәгез.

 - таныш булмаган ресурсларга сылтамалар буенча күчмәгез;

 - полиция хезмәткәрләре( башка хокук саклау һәм башка дәүләт органнары хезмәткәрләре кебек үк) гражданнарга фаразлаган финанс банк операцияләрененең (ул банк карталарын һәм башка финанс операцияләрен башка финанс инструментлары кулланып башкарылганнарны) законлылыгын раслау өчен шалтыратуларны гамәлгә ашырмый, шул исәптән "Ышаныч телефоннары"ннан.

- Хәтта шалтыратучының иң ышандыргыч дәлилләре дә Сезнең банк счёты һәм анда саклана торган акча белән нәкъ бу минутта  нинди дә булса манипуляцияләр кирәклеге турында үгетләве  алдау формасы булып тора.

- болар барысы да Сезнең акчаларны үзләштерүгә юнәлтелгән.

-Сезнең карта мәгълүматлары әйтелергә тиеш түгел һәм алар катгый конфиденциаль булып торалар.

 - Банк картасыннан берәр нинди операция уздыру белән бәйле тәкъдим белән телефоныгызга теләсә нинди шалтырату булганда, сөйләшүне туктатырга һәм "Кайнар линия" телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. (Ул Сезнең картагызның арткы ягында язылган).

 

Илдар НУРЕТДИНОВ,

Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча  бүлегенең тикшерү төркеме начальнигы, полиция майоры.

Мошенник балтачлыны алдаган, сак булыгыз
Мошенник балтачлыны алдаган, сак булыгыз
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: