"Игътибар-балалар!" профилактик акциясе кысаларында Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге инспекторы Айгөл Арсланова "Светофор - җәяүлеләр ярдәмчесе!" темасына әңгәмә үткәрде.
Әңгәмә вакытында балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртте. Юлларда игътибарлы булырга, җәяүлеләр кичү юлы аша чыгу алдыннан транспорт чарасы булмавына инанырга кирәк дип кисәтте.