Җомга көнне Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырылды. ЮХХДИ хезмәткәрләре юлларда массакүләм тикшерүләр үткәрделәр.
Профилактик рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 20дән артык очрагын ачыклады. Өч очрак юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очрагы буларак квалификацияләнде.
Лилия НӘБИУЛЛИНА,
Балтач районы буенча ЮХХДИ бүлегенең
административ законнарны үтәү буенча инспекторы.