БР Авыл худалыгы министрлыгы республика кондитер изделиеләре җитештеручелеренең проблемалары булмаячак, дип ышаныч белән әйтә.
Кондитер изделиеләре рецептурасы, гадәттәгечә, локаль арзан чималга нигезләнә һәм республика җитештерүчеләрне үз чималы белән тулысынча тәэмин итә.
2021 елда кондитер әйберләрен 94 махсус производство һәм 174 пекарня җитештергән. Алар өчен чималны урындагы җитештерүчеләр тәкъдим итте.
"Агымдагы елда (2022 елның гыйнвары өчен) без коры сөт, атланмай, үсемлек мае һәм башка продуктлар буенча яхшы үсеш күзәтәбез", — дип билгеләп үткәннәр Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.
"Башкортстан товар балы җитештерү буенча лидер булып тора. 2021 елда республикада 11 мең тоннадан артык бал җитештерелде, шуның 6, 1 мең тоннасы — товар балы, бу безгә Россия субъектлары арасында товар балы җитештерү буенча 2 нче урынны алырга мөмкинлек бирде", — дип сөйләде Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат секретаре Алмаз Галимов.
Милли кухняның баллы ризыклары нигезендә уникаль рецептлар сөт һәм сөт продукциясе, шикәр, үсемлек мае һәм бал куллануны күздә тота, шуңа күрә кондитер әйберләре җитештерү өчен борчылырга кирәкми.
Башинформ
Фото: mgazeta.com