Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
15 март 2022, 17:30

Башкортстанда өч дус кыз-яшүсмер ир-атның автомобилен урлап качкан...

Автомобиль уҗасы бу вакытта... йоклаган булган.

Башкортстанда өч дус кыз-яшүсмер ир-атның автомобилен урлап качкан...
Башкортстанда өч дус кыз-яшүсмер ир-атның автомобилен урлап качкан...

 

Автомобиль уҗасы бу вакытта... йоклаган булган.

 

Стәрлетамак шәһәрендә полициягә шунда яшәгән кеше мөрәҗәгать итә. Ул хәбәр иткәнчә, Элеватор урамыннан аның «ВАЗ-2110»автомобиле юкка чыккан. Машинаны хуҗасы кичен урамда калдырган.

Тәртип сакчылары егетнең кич белән танышы —14 яшьлек кыз янына баруын, аның 15 һәм 16 яшьлек ахирәтләре кунакка килүен ачыклый. Ул алар белән бергә төн кунарга карар кыла.

Иртән кызлар уянып, җәмәгать транспортында түгел, ә иптәшенең машинасында укырга барырга булалар, тик уку урынына барып җитми, алар агачка бәреләләр, анда аларны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый һәм балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә алып килә. Элегрәк ике кыз административ җаваплылыкка тартылган һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә торган булган.

Башинформ хәбәр итүенчә, бу хәлнең нечкәлекләре ачыклана. Җинаять эше кузгатылачак, дип хәбәр иткәннәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Стәрлетамак буенча идарәсендә.

Автор:
Читайте нас: