Путин Эрдоганга Украинада операцияне туктату шартлары турында хәбәр итте.
РФ Президенты сүзләренчә, Киев хәрби хәрәкәтләрне туктатса һәм Мәскәү таләпләрен үтәсә генә Россия хәрби операциясен туктатып торырга мөмкин.
РФ Президенты Владимир Путин Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән телефон аша сөйләшкәндә белдергәнчә, Киев хәрби хәрәкәтләрне туктатса һәм Мәскәү таләпләрен үтәсә генә, Украинада Россия хәрби операциясен туктатып тору мөмкин. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте лидерлар әңгәмәсе нәтиҗәләре буенча хәбәр итте.
ТАСС