Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
5 март 2022, 16:15

Ял көннәрендә ЮХХДИ хезмәткәрләре исерек водительләрне тотачак

8 Март алдыннан Дәүләт автоинспекциясе автомобильчеләрне массакүләм аеклыкка тикшерү турында кисәтте.

5-8 мартта күп кенә төбәкләрдә машина йөртүчеләрне исерек хәлдә тикшерү буенча көчәйтелгән рейд планлаштырган.

Автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткән өчен 30 мең сумга кадәр штраф, шулай ук 1,5-2 елга кадәр хокуктан мәхрүм итү каралган. Шундый ук җәза медицина таныклавыннан баш тарткан яки исерек кешегә автомобиль белән идарә итүне тапшырган өчен бирелә.

Исерек хәлдә йөрткән өчен административ җәзага тартылган кеше руль артына утырса, ул чагында инде аңа җинаять җаваплылыгы яный: 200 000 сумнан 300 000 сумга кадәр штраф, яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Бәлагә тарымагыз. Эчкән хәлдә машина руле артына утырмагыз! Үзегезне һәм юлдагы башка кешеләрне саклагыз!

Автор:
Читайте нас: