Бәхеткә, ул корбаннар китермәгән.
97 яшьлек әби янгыннан чыгып, исән калган.
Шушы көннәрдә Тәтешле районындагы Югары Тәтешле авылының Ибраһимов урамындагы агач йортта янгын чыккан. Бәла урынына беренче булып күрше-тирә ярдәмгә ашыга. Күп тә үтми янгын сүндерүчеләр дә килеп җитә.
Бу вакытта бинаны тулысынча ялкын камап алган була. Коткаручылар 97 яшьлек әбигә ут эченнән чыгырга ярдәм итә. Ул могҗиза белән генә котылып кала.
Бәхеткә, уттан артык зыян күрмәгән хуҗабикә. Хастаханәдә аңа башлангыч ярдәм күрсәтеп, өйдә дәваланырга кайтарганнар.
Фото "Башинформ"