Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
3 март 2022, 15:48

Бүген, 3 мартта, Владимир Путин Куркынычсызлык Советын җыячак

Дмитрий Песков белдергәнчә, Путин 3 мартта Россия Куркынычсызлык советы әгъзалары белән киңәшмә уздырачак.

Россия Президенты Владимир Путин пәнҗешәмбе көнне, 3 мартта, Россия Куркынычсызлык советының даими әгъзалары белән киңәшмә, шулай ук берничә халыкара телефон сөйләшүләрен уздырачак. Бу хакта Кремль вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр иткән РИА Новости.

"Путин бүген Ново-Огаревода эшли. Алда берничә халыкара телефон сөйләшүләре көтә. Аннары көн дәвамында Куркынычсызлы Советының даими әгъзалары белән киңәшмә планлаштырылган. Без бу чара башында Президентның кереш сүзләрен дә төшереп калдырмыйбыз. Бу телевизордан күрсәтеләчәк. Алга таба да Президентның эше киеренке", - дигән ул.

Киңәшмә башында президент Украинада махсус операция барышында Россия хәрбиләренең батырларча һәлак булулары турында белдерер дип көтелә, дип билгеләп үткән Песков.

Автор:
Читайте нас: