Барлык яңалыклар
Хәвефсезлек
19 февраль 2022, 15:30

Профилактик рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23 очрагы ачыкланды

Балтач районы территориясендә машина йөртүчеләрнең исерек хәлдә руль артына утыруын ачыклау буенча массакүләм тикшерү йөзеннән профилактик чаралар үтә.

Җомга көнне Балтач районы территориясендә исерек хәлдә руль артына утырып чыккан машина йөртүчеләрне ачыклауга юнәлтелгән профилактик рейд оештырылды. 

Профилактик рейд барышында ЮХХДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 23 очрагын ачыклады, шуларның 3 — РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу.

— Бер водитель исерек килеш тоткарланды. Профилактик чаралар дәвам итә, — ди юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы Лилия Нәбиуллина.

Автор:Фиргат Набиуллин
Читайте нас: