

Сәйтәк авыл биләмәсенә караган авылларда яшәүчеләргә янгын чыгуны искәртү җайланмалары бирелә.
Аерым категория гражданнар мондый җайланмалар белән бушлай тәэмин ителәләр.
—Янгын баш калкытуны искәрткән җайланма хәзер өстәмә рәвештә сугыш хәрәкәтләре инвалидларына һәм ветераннарына, шулай ук 1927 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр туган гражданнарга, ягъни «Сугыш чоры балаларына» бирелә. Безнең авыл биләмәсе буенча 72 кешегә биреләчәк. Әлегә шулар арасыннан 40 кеше махсус җайланма белән тәэмин ителде. Бу юнәлештә эш дәвам итә, — ди Сәйтәк авыл биләмәсе башлыгы Эльза Фаюршина.